Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгына багышланган чараларга старт бирәчәк

ТАССРның бер гасырлык юбилее киләсе атнада «Казан Экспо» күргәзмә комплексындагы Илһам Шакиров исемендәге залда концерт белән башланып китәчәк.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алдагы пәнҗешәмбедә, 19 декабрьдә ТАССРның 100 еллыгына багышланган чараларга старт бирәчәк. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.
«Киләсе атнада республикада ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар башлана. «Казан Экспо» күргәзмә комплексындагы Илһам Шакиров исемендәге концерт залында тантаналы чаралар була. Биредә муниципаль берәмлекләрдән килгән делегацияләр, «Эшлекле партнерлар» Бөтендөнья татар конгрессы кунаклары, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаша. Башта республика Президентының чыгышы көтелә, ул ТАССРның 100 еллыгына багышланган чараларга рәсми старт бирәчәк. Аннары концерт программасы каралган», - диде Галимова.
Юбилей елында Татарстанда Милли китапханәнең яңа бинасы файдалануга тапшырылачак, Зур Казан боҗрасы буенча машиналар хәрәкәте ачылачак, Казан «Яңа дулкын» музыкаль фестивален кабул итәчәк, дип искәрттеләр Казан Кремлендә.
«ТАССР 100 еллыгы – республика бәйрәме генә түгел, шунлыктан Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре, илнең башка төбәкләре, шулай ук ватандашларыбыз яшәгән чит илләрдә дә бәйрәм чаралары үткәрү планлаштырыла», - диде Галимова.
Фото: архив
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/official/12-12-2019/r-st-m-mi-nehanov-tassrny-100-ellygyna-bagyshlangan-charalarga-start-bir-ch-k-5699450
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 гыйнвар 2021 - 22:11Балтач чәкчәге ясау ысулы Бездә чәкчәк ваклыгы, нечкәлеге белән аерылып тора.9501
-
27 гыйнвар 2021 - 21:21Кер сабынының барлык файдасын да беләсезме? Белмәгән булсагыз, шаккатарсыз.13202
-
27 гыйнвар 2021 - 20:40Татарстанда коронавирустан тагын биш кеше үлгән Бүгенгә республикада ковидтан 252 үлем очрагы теркәлгән.13401
-
26 гыйнвар 2021 - 13:24Ана теленә хөрмәт бакчадан башлана
-
23 гыйнвар 2021 - 12:18Балтачта район башлыгы призына көрәш ярышларында 20 команда катнаша
-
25 гыйнвар 2021 - 08:40Газетаның 2нче санында (22 гыйнвар, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар27000
-
15 гыйнвар 2021 - 13:50Газетаның 1нче санында (15 январь, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар67700
-
26 гыйнвар 2021 - 18:46Салкында өшегән балаларның хәлләре турында билгеле булды Алексеевск районы Кыркүл авылында 4 яшьлек кыз һәм бер яшьлек малайның салкында калып өшүе, соңрак аларның республика балалар клиникасына җибәрелүләре турында хәбәр иткән идек.78802
-
26 гыйнвар 2021 - 17:21Айрат Хөсәеновтан каз каклау серләре Балтач районының Бөрбаш Сәрдегәне авылында яшәүче Айрат Хөсәеновның Инстаграм битендәге каклаган казлары күпләрне кызыктыргандыр67702
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика