Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстанда һәр унынчы газ плитәсе алыштыруны таләп итә

ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга интервью бирде.

Татарстанда газ плитәләренең 10 процентка якынын, файдалану вакыты чыкканлыктан, алыштырырга кирәк. Йортлардагы башка газ җиһазлары (су җылыткыч, казан, мичләр) белән дә хәл шундыйрак. ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга «Татар-информ» агентлыгы өчен биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Татарстанда 1,4 миллионнан артык газ плитәсе, 220 меңнән артык газ белән су җылыткыч, 560 меңнән артык газ казаны һәм 22 меңнән артык газ миче исәпләнә. Шул ук вакытта, 123 мең данә газ плитәсе һәм 31 мең данә су җылыткычның файдалану вакыты чыккан. Моннан тыш, 14 мең газ казан яңага алыштыруны таләп итә.

«Бу – файдалану вакыты чыккан һәм мәҗбүри техник хезмәт күрсәтү, диагностика үткәрелергә тиешле приборлар. Барлык җиһазлар да имин эшләсен өчен аларга ел саен техник хезмәт күрсәтелергә, ә кайсыдыр җиһазлар яңага алыштырылырга тиеш», - дип искәртте Крайнов.

ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов белән интервью «События» сайтында 26 гыйнварда дөнья күрәчәк. Әңгәмәнең видеоверсиясен «Татар-информ» агентлыгының YouTube хостингындагы каналында карарга мөмкин.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/25/179536/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: газ

2
X