Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстанда Яңа ел төнендә 1700 полиция хезмәткәре кизү торачак

Раштуа төнендә кизү торуга 900 полиция хезмәткәре чыга.

Татарстанда Яңа ел төнендә 1700 полиция хезмәткәре кизү торачак. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кисәтү һәм ликвидация комиссиясенең планлы утырышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча җәмәгать тәртибен саклау полициясе җитәкчесе урынбасары Фәргать Мөхәммәтҗанов сөйләде.

“Чыршы шәһәрчекләрен ачканда хокук бозуларны булдырмау һәм куркынычсызлыкны тәэмин итүдә Эчке эшләр министрлыгыннан - 1200, 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә - 1700, Раштуа төнендә кизү торуга 900 полиция хезмәткәре чыга. Биредә һәр көнне 300 полиция хезмәткәре кизү торачак”, - диде Фәргать Мөхәммәтҗанов.

"Шулай ук өстәмә рәвештә Росгвардия хәрбиләре, шәхси сак оешмасы хезмәткәрләре һәм ирекле халык дружинасы әгъзалары җәлеп ителәчәк”, - дип өстәде полиция җитәкчесе урынбасары.

Фото: архив/Рамиль Гали

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/26/177816/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев