Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Туган телләр елы

"Ак калфак"тан Рәхмәт хатлары!

Татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләребезне саклап калуда башкарган эшләре өчен зур рәхмәт аларга!

2021 елның 27 октябрь көнендә Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Хайретдинов Айдар Фоат улы Татарстан Республикасы һәм Балтач муниципаль район күләмендә үткәрелгән барлык чараларда актив катнашкан, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләребезне саклап калуда башкарган эшләре өчен Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән Балтач муниципаль районы Үзәк китапханә мөдире Зарипова Резида Мөдәрис кызын, " Бөрбаш балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе мөдире Шәрифуллина Розалия Харис кызын, "Катнаш төрдәге Карадуган балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы бүләкләде. Шулай ук «Катнаш төрдәге Балтач 4 нче балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" тәрбиячесе Ибраһимова Илсөяр Галимулла кызы, «Гомуми үсеш бирүче төрдәге Балтач 3 нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе өлкән тәрбиячесе Хафизова Ләйсән Самат кызы (хәзер гимназиядә укыта), " Бөрбаш балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе тәрбиячесе Хөсәенова Гөлфия Хәйдәр кызы, Балтач муниципаль районының Үзәк китапханәсе методисты Төхвәтуллина Фәнзия Зиннур кызы, Балтач районының “Катнаш төрдәге 5 нче балалар бакчасы” мөдире Әсхатдинова Гөлнара Мөхәммәт кызы Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да эшегездә зурдан-зур уңышлар теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ак калфак