Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Туган телләр елы

Эрик Васинкин: «Без бердәмлек өчен»

Бию милләтләрне берләштерә торган сәнгать төре, ди хореограф

Балтач урта мәктәбенең «ЭРА» бию коллективы тамашачыны һәрдаим яңа биюләр белән сокландыра.

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, хореограф Эрик Васинкинның күптән түгел сәхнәгә куйган  «Милләтләр бердәмлеге» биюен тамашачы  чын мәгънәсендә сәнгать әсәренә тиңләде. Һәр чараның күркенә әйләнә баручы  әлеге бию татар, рус, удмурт, мари милләтләрен кабат берләштерде.

– Хореограф Эрик Васинкин милли биюләргә өстенлек бирүче белгеч. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында кабатланмас бию идеясе белән янып яшәгән хореографның иҗат җимешен тамашачы яратып кабул итте, – ди Балтач урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Руфия Закирова.

«ЭРА» коллективында 16 биюче шөгыльләнә. Берсеннән-берсе матур, кабатланмас биюләре районыбызда үткән һәр чараның күрке булып тора. «Милләтләр бердәмлеге» биюенә килсәк, ул иң беренче «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең район этабында тәкъдим ителгән. «Без бергә» фестиваленең зона этабының финал өлешендә дә бик матур чыгыш ясаганнар. Шулай ук районыбызга эшлекле сәфәр белән килгән мөфти җитәкчелегендәге бертөркем дин эшлеклеләрен кабул иткәндә, Балтачта узган Татарстан мәктәпләре арасында мәктәп волейбол лигасы уеннарының муниципаль этабында да яшь биючеләребез  тамашачыларны таң калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев