Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Туган телләр елы

Мәгариф, мәдәни тармакларда телне саклауга-үстерүгә-яратуга корылган төрле юнәлештәге чаралар киң колач җәйде

Районыбыздан бик күп бала катнашуы олы куанычка әверелде

Районыбызда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы ачылышына әле күп тә үтмәде, инде мәгариф, мәдәни тармакларда телне саклауга-үстерүгә-яратуга корылган төрле юнәлештәге чаралар киң колач җәйде.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан, узган ел республика күләмендә оештырылган «Татар сүзе» бәйгесендә районыбыздан бик күп бала катнашуы олы куанычка әверелде. Йомгаклау турына үтә алмаганнарга да, катнашучы буларак, Рәхмәт хатлары бирелде. 21 февраль – Халыкара туган телләр көнендә башкаланың Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Татар сүзе» бәйгесенең Гала-концерты булды. Биредә нәфис сүзне үз иткән, инде хәйран күп бәйгеләрдә чыныгу алган һәм дә Гала-концертка үткән балаларыбыз актив катнашты. Шигърият номинациясендә Кариле авылыннан Дилә Сибәгатуллина – беренче, Балтач бистәсеннән Нәргизә Хәбибрахманова, Сәфинә Гарифуллина – икенче урын алды. Дилә Хисамова кызыксындыру бүләгенә лаек булды. Проза номинациясендә беренче урын Нәргизә Сабирҗановага, өченче урын Нормадан Раил Мәрдановка бирелде. Мәсәл номинациясендә беренче урынны Балтачтан Мәрьям Зәкиева яулады. Әлеге җиңүләр әти-әниләрнең һәм дә баланы бәйгегә әзерләүче укытучының уртак тырышлыгы.

Районыбыз сәхнәләрендә «Моңлы телем, нурлы телем – Туган тел!» дигән бәйге узды. Башта ул Карадуган, Сосна, Чепья, Смәел авылларында, Балтач бистәсендә зоналап үтте. Сәхнәдә татар, рус, удмурт, мари коллективлары чыгыш ясады. Арада иң-иң дигән номерлар икенче турга үтте. Конкурста мәктәп яшеннән алып өлкән буынга кадәр катнашты. «Шунысы игътибарга лаек, – ди жюри әгъзаларыннан булган журналист Наталья Жукова. – Талантларның күбесе үзләре язган шигырьләрен, җырларын тәкъдим итте. Аларда туган якка, туган телгә, үз халкыңның мәдәниятенә мәхәббәт ярылып ята». Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов та мондый чараларны үткәрүнең әһәмиятен күрә, нәкъ менә шушындый мәдәни чаралар аша ана телебезгә, туган илебезгә, мәдәниятебезгә карата ярату хисләре тәрбияләнә, яңа талантлар ачыла, ди. Икенче тур нәтиҗәләре буенча йомгаклау алга таба булачак, җиңүчеләр, призга ия булучылар Гала-концертта танылачак. Телгә һәм дә үз телеңдә китап укуга мөнәсәбәтне тагын да арттыру максатыннан китапханәчеләр дә калышмый. Әледән-әле үзәк китапханәгә җыелып (я булмаса үзләрендә – авылда) төрле кызыклы очрашулар уздыралар. Шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт белән булган шигъриятле, җырлы-моңлы очрашу телебезнең ни дәрәҗәдә моңлы, татлы, тәэсирле икәнлеген күрсәтсә, ә инде мәгариф ветераны, гомер буе балаларга татар теленнән белем биргән һәм туган тел өчен көрәшеп яшәгән, татарча гаҗәеп чиста, йөгерек тел белән сөйләүче, соклангыч шәхес, район тарихын яктырткан татарча басмалар авторы Ленура Сафина белән ихлас, җылы кичә туган телләр сагында гади дә, шул ук вакытта көчле дә шәхесләребез булуын раслады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев