Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Туган телләр елы

Узган атнада Балтач мәдәният үзәгендә район Сәнгать мәктәбенең иҗат концерты булды+ фоторепортаж

– 400 дән артык бала... 400 дән артык әти-әни... 400дән артык әби-бабай укый бездә,

Узган атнада Балтач мәдәният үзәгендә район Сәнгать мәктәбенең иҗат концерты булды+ фоторепортаж

Район Сәнгать мәктәбе бик эчтәлекле, мәгънәле концерт оештырган. Җиңүгә багышланган тематика да, милләтләр дуслыгы да бар. 11нче май фаҗигасен дә онытмый билгеләп үттеләр. Җыр, бию, – берсе дә кабатланмый, яңадан-яңа, үзгәдән-үзгә. Ахырдан районыбызда яшәүче милләт вәкилләре буларак чыгышлары аеруча да күңелгә үтте. Концерт туган тел җырына мәдхия белән тәмамланды. Залдагы тамашачы да басып җырлады, остазларны, балаларны басып алкышлады. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов районда талантлы балаларның күп булуына, мәдәнияткә-сәнгатькә тартылып яшәүләренә соклануын белдерде, мәктәп директоры исә Миләүшә Кадыйрова укытучыларга, балаларга рәхмәтен белдерде.

– 400 дән артык бала... 400 дән артык әти-әни...400дән артык әби-бабай укый бездә, – диде ул елмаеп, әти-әниләр белән бергәләшеп эшләвен һәм өлкәннәрнең дә оныкларын дәресләргә даими йөртүләрен күздә тотып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туган телләр елы