Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
«Укытучылар һәм остазлар» елы

Хөрмәтле нәсел дәвамчылары (фото)

Газетабызның алдагы санында Фәрзетдин ага Гыймадиев турында язмабыз басылган иде.

Бүген без сезгә әлеге династиянең дәвамчылары турындагы язмабызны тәкъдим итәбез. Һәрбер әңгәмәдәшебез безгә ачылмаган, серле китап булып тора. Аны тыңлаган саен кызыклы китап укыган шикелле тагын да укыйсы, ягъни ишетәсе килә. 

Фәрзетдин ага һәм Хөмәйрә апаның хезмәт юлын кызлары Сания белән Роза, соңрак оныклары дәвам итә. Алар һәрберсе  тормышта үз урыннарын тапкан кешеләр.

Олы кызлары Роза 1945 елда туа, Балтач урта мәктәбендә белем ала. Аннан Казан дәүләт педагогия институтында укый. Тарих-филология факультетының рус теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Роза Фәрзетдин кызы 1969-1975 елларда Балтач урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта. Аннан соң гаилә хәле буенча яшәү урынын үзгәртү сәбәпле, Зәй шәһәренең 1нче номерлы мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы һәм озайтылган көн тәрбиячесе, рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 1980 елда гаилә Балтач авылына күченеп кайта, Роза Фәрзетдин кызы 2нче номерлы балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә урнаша, ә 1985 елдан 2004 елга кадәр Балтач урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты фәннәреннән белем бирә. 1988-1997 елларда укыту-методик эшләр буенча директор урынбасары вазифасын башкара. Гомуми педагогик хезмәт стажы 35 елны тәшкил итә. 1992 елда «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы» билгесе, «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнә.

Кече кызлары Сания 1951 елда Яңгул авылында туа. Балтач урта мәктәбен тәмамлый. Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетында рус теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча белем алып, хезмәт юлын Арча районы Кенәр урта мәктәбендә башлап җибәрә. Соңрак Арча райо-ны Лесхоз сигезьеллык мәктәбендә хезмәт куя һәм  1987 елдан Арчада 120нче номерлы ПЛда рус теле һәм әдәбияты укытучысы вазифасын башкара. «Мәгариф өлкәсендә башкарган хезмәтләре өчен» дигән күкрәк билгесе, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау таныклыгы белән бүләкләнә. Гомуми педагогик хезмәт стажы 33 елны тәшкил итә.

Сания Фәрзетдин кызының ире Наил Гыйниятуллин Лесхоз, Арчаның 3нче номерлы, Кәче  мәктәпләрендә директор вазифасын башкарган, математика фәненнән белем биргән. «Мәгариф өлкәсендә башкарган хезмәтләре өчен» дигән күкрәк билгесенә һәм «РФ мәгарифенең мактаулы хезмәткәре» исеменә лаек булган шәхес. Уллары Руслан Арча шәһәрендә «Укучылар сарае»н җитәкли, киленнәре Гөлназ Арча шәһәренең 2нче номерлы мәктәбендә директор.

Династиянең өченче буыны – Балтач урта мәктәбе директоры, бабасының эшен дәвам итүче Гөлчәчәк  Гыйләҗева. Энесе – Айрат Вәлиев юл һәлакәтенә эләгеп, бик яшьли вафат булса да, ул алып барган туризм түгәрәгенә йөрүче укучыларның республика күләмендә зур дәрәҗәләргә ирешүе балтачлыларның хәтерендә калган. Тормыш иминлеге нигезләре, физик культура дәресләрен укыткан мөгалимнең юлын бүген укучылары дәвам итә. Димәк, мәктәп тарихында аның да якты эзе саклана.

Гөлчәчәк Фидәил кызы 1974 елның 23 августында Зәй шәһәрендә туган. 1989 елда Балтач урта мәктәбенең сигезенче сыйныфын тәмамлап, Арча педагогия училищесына укырга керә. Хезмәт эшчәнлеген 1992 елда, IV курста укыганда, Балтач урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы буларак башлап җибәрә.

– Әйе, дөрестән дә, мин IV курста укыганда эшли башладым. Ләкин ул тарихта булмаган хәл иде, чөнки педучилищедан берәү дә алай читтән торып укуга күчеп, эшкә урнаша алмый иде, гомумән, андый әйбер югары уку йортларына гына кагыла иде. 1991 елда Балтач урта мәктәбендә 7 беренче класс ачылды, димәк бит аларга 7 укытучы һәм шуның кадәр үк тәрбияче дә кирәк. Ул вакытта әни директор урынбасары иде, ул миңа уйлап бетер, быел кайтсаң эшле буласың, киләсе елга ничә сыйныф буласы әлегә билгеле түгел, диде. Алга китеп шуны да әйтәсем килә, шул вакыттан әни минем өчен чын остазыма әйләнде. Ул минем күп дәресләремә кереп, кирәк вакытта тәнкыйтьләп, нәрсә өстендә эшләргә кирәген өйрәтеп, сәләтле укытучыларның дәресләренә керергә өндәп, эшкә өйрәткән кеше. Ул урынбасар да иде, рус теле дә укытты, мин дә аның эзеннән киттем һәм моның белән чиксез горурланам.

Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев