Янгынның сәбәбе ачыклыйлар
Кичә Казанның Дежнев урамындагы 67нче мәктәптә янгын чыккан, дип яза «Татар-информ».
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, янгын сүндерүчеләр килгәнче 98 бала һәм 15 хезмәткәр мөстәкыйль рәвештә эвакуацияләнгән.
Ут белән көрәшүчеләр актлар залында чыккан янгынны сүндергән. Аның мәйданы 15 квадрат метр тәшкил иткән. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.
Янгынның сәбәбе ачыклыйлар.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев