Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмышлар

14 ел атом су асты көймәсендә йөздем

9 май – Җиңү көннәрендә, Хәрби-диңгез флоты бәйрәмендә хәрбиләр арасында килешеп торган флотчы киеме, мөлаемлыгы белән үзенә тарта торган мичман күзгә ташлана иде. Соңрак аның белән танышып киттек, аралаша башладык. Су асты көймәсендә хезмәт итүчеләр көне уңаеннан, районда бу юнәлештә атом су асты көймәсендә иң күп автоном йөзүдә (16 тапкыр) булган һәм атом су асты көймәсендә ундүрт ел хезмәт иткән мичман Радик Сабиров белән әңгәмә кордык.

Мин Балтач егете. Әтием Исрафил, әнием Әлфия шулай ук төп балтачлылар. Гаиләдә 5 бала үстек. Олы абый Илгиз, апа Гөлфия шушында яшиләр,  Илдус абый «Сорнай»да эшләде (кызганыч, инде бакыйлыкка күчте), кече сеңлем Гөлүсә шулай ук Балтачта гаиләсе белән тора. Әни 23 ел элек, әти 13 ел элек дөньялыктан киттеләр, урыннары җәннәттә булсын. Күршебез Гыйләҗев Мәгъсүм абый офицер булып сугышта катнашкан, әти дә орденлы танкист, Җиңү бәйрәмен бергәләп билгеләп, төрле вакыйгаларны искә алалар иде, миндә хәрбиләр тормышына шул вакытта кызыксыну уянгандыр. Укытучыбыз Гата Вәлиевич 10  класста җитәкчебез булды, ул моряк булып хезмәт иткән. 9 майда һәйкәлгә чәчәк салыр өчен миңа моряк киемен биреп торды. Өйдәгеләр, бигрәк тә әти, бу кием сиңа бигрәк килешә, дип үсендерде. 1975 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлагач, комиссияләр узып, офицер булырга, каян башка суккандыр, финанс буенча хәрби училищега киттем. Кереп булмагач, ул елны армиягә диңгезчеләр итеп алмыйлар дигәч, военкоматтан Казанга механиклыкка укырга җибәрүне сорадым, аны тәмамлап, икенче елның көзендә моряк булам дип армиягә киттем. Районнан 3 егет – мин, Гыйльмуллин Фирдүс – Балтачтан, Тәлгать Шәмсетдинов Борнактан (икесе дә инде мәрхүм) флотка эләктек, бер атна Владивостокка бардык. Байкал күле янында составны туктаттылар, аның салкын суын эчеп, Саян тауларына хозурландык. Барып җитүгә тагын табиблар, тагын комиссия, монысында инде барокамералар аша уздык. Безне подводниклар командасына билгеләделәр, отрядларга, белгечләргә бүленеп, учебка башланды. 6 ай укыганнан соң иптәшләремнән аерып, параходка утыртып, Камчаткага алып киттеләр. Камчаткадан паром белән Рыбачье ярымутравына урнашкан хәби диңгез флоты базасына юнәлдек. Владивостоктан килгән 18 егетне бер командага җыйдылар. Төнлә килүгә ашханәгә алып киттеләр, менә шунда беренче тапкыр сый-нигъмәтле, бай өстәлдә сыйландык. Атом су асты көймәсенә билгеләделәр, ике айдан соң имтиханнарны биреп, көймәне кабул иттек.   Өч айдан беренче тапкыр автоном йөзүгә кузгалдык. Тагын өч айдан кире әйләнеп кайттык. Старшина второй статьи званиесе бирделәр, соңрак строевой старшина итеп билгеләделәр, аннан соң старшина первой статьи булдым.  Шул чорда өч автоном йөзүдә булдым, торпеда, ракета атулар да хәйран булды. Ике елдан ялга кайттым, мондагы тормыш бик авыр тойгы калдырды. Өйдә әти-әни белән сөйләшкәндә, мин мичман булып калырга теләгем барын белдердем. Әти сүз әйтмәде, әни бик елады, шулай да риза булды.

Отпускадан килгәч, тагын хәрби өйрәнүләр булды. Шуннан рапортлар яздым, приказ булганын көтәм. Хәйран вакыт узды, һаман сузалар. Бер көнне штаб янында беренче ранг капитан янга килеп басты, моның татар икәнен беләм, Тимирханов фамилияле. Нишләп йөргәнне, кайдан икәнлекне сорады, татар булуымны белгәч, шатланды, штабтагыларга приказ белән хәзер үк мичман итеп укырга җибәрергә боерды. (Ринат Тимирхановның атом су асты көймәләренең дивизия командиры, «Акула» тибындагы атом көймәсенең беренче командиры булганын соңрак белдем, бездән Амур флотилиясе командующие  булып китте, шунда хәрби өйрәнүләр вакытында һәлак булды). Русский утравында тагын учебка уздым. Казан егете Рөстәм белән шунда таныштык. Уку беткәч, төрле маҗаралар белән яңадан үземнең су асты көймәсенә эләктем. Мичман хәрби дәрәҗәсе килде. Биш елга хезмәт итү буенча килешү төзедем. Хезмәтнең җаена төшендем, елга икешәр тапкыр ялга кайтып килгән еллар да булды. 1985 елда әни Чәй йортында эшләгән вакыты, аның янына керсәм, яшь кызлар ишегалдында «КамАЗ»дан он бушаталар. Шунда Саба кызы Фирдәүсә белән таныштык, өйләнүне дә озак сузмадым, хатынымны җир читенә алып та киттем.  Казан егете Рөстәм алданрак өйләнгән иде, ике баласы белән шунда тора, Фирдәүсәне шуларда урнаштырдым. Безгә тагын походка китәсе булды. Аннан кайткач, тырыша торгач, җаен табып, аерым куышлы да булдык. Фирдәүсә балага узгач, Балтачка кайтарып куйдым, беренче улым Рамил 7 айдан дөньяга килде. Мин ялга кайтып, гаиләмне кире алып киттем. Аңарчы Рыбачьеда аерым бер бүлмәле фатир булды. Шулай җайлап торабыз, Рамилгә бер яшь тулды. Фирдәүсәм тагын түгәрәкләнде. Торпедаларны алыштырырга заводка керүгә, шалтыраталар, Сабировның хатыны бала тапкан, дип. Такси яллап, өйгә кайтсам, бер яшьтән аз гына узган Рамилем бер үзе фатирда йоклап ята. Аны кочаклап, күтәреп алдым, аннан соң әнисе янына бардык. Шулай итеп, 1988 елның 10 маенда икенче улыбыз Камил туды. Хезмәт хакы яхшы булса да, тору урыннары балалар өчен бик җайлы түгел иде, барыбер туган якка кайтасы килә бит. Өч ел хәрби хезмәткә 11 ел мичман булып хезмәт итүемне кушып, барлыгы 14 ел атом су асты көймәсендә хезмәт итеп, гаиләм белән 1989 елда Балтачка кайттык. Рәхмәт Марат Әхмәтовка, җир участогы, щитлардан торган өй алырга булышты. Үзем «Сельхозэнерго» оешмасында эшләдем, тормыш иптәшем Фирдәүсә Балтач гимназиясенә пешекче булып урнашты. Балалар үсеп җитте, һәр икесенә дә югары белем бирдек. Олысы Рамил Казанда хокук саклау органнарында хезмәт итә, икенче улым Камил – «Энергосбыт» оешмасында эшли. Бүгенге көндә безне куандырып, ике оныгыбыз үсеп килә.  Аллаһның рәхмәте, хатыным белән икебез дә диндә, тыныч тормыш, сәламәтлек, хәерле гомерләр бир, дип догаларыбызны кылабыз. Дөньялар тыныч булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш