"Җиңү йолдызлары" Салавыч капкаларында урын алды
Язмышлар

"Җиңү йолдызлары" Салавыч капкаларында урын алды

Бәйрәм көннәрендә Салавыч күп профильле лицее коллективы тырышлыгы белән Иске һәм Яңа Салавыч, Сәрдегән, Биктәш авыллары капкаларында да кызыл йолдызлар барлыкка килде.

Бу акция әле дәвам итә. Яу кырында һәлак булган, хәбәрсез югалган, кайткач вафат булган якташларның төп нигезләренә, шулай ук авыл җирлегендә бердәнбер исән - сау булган ветеран Мөхлис   ага Хәбибуллин яшәгән йорт капкасына да беркетелде ул йолдызлар. Авылдашлар мәрхүм якыннарын искә алуларына сөенсә, лицей коллективы спонсорлык ярдәме күрсәткән Наил Мостафинга һәм Кадрия Латыйповага бик рәхмәтле.

Фото: автор

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Бөек Җиңүнең 75 еллыгы

Нет комментариев