Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмышлар

Подполковник Ибраһимов

Куныр авылының бер урамы Хәбибулла Ибраһимов исемен йөртә.

“Хәбибулла Ибраһимов 1912 елның 18 гыйнварында Куныр авылында туган. Шода  җидееллык мәктәбен тәмамлый. Хезмәт юлын туган авылындагы ул вакытта “Правда” исемен йөрткән колхозда башлый: иген игә, урман кисә, йөк ташый.

1934 елда Кызыл Армиягә алына. Хезмәт срогын тутыргач та армия хезмәтендә кала, кече лейтенантлар курсында укый. Аны тәмамлап, 1938 елда кече лейтенант дәрәҗәсе ала. Төньяк-Көнчыгыш фронтының 7нче армиянең 86нчы мотоукчылар дивизиясе составында танкларга каршы батарея командиры буларак, акфиннәргә каршы сугышларда катнаша. 1940 елның март башында аның командалыгындагы батарея Вилайоки  авылы янында үзенең көчле уты белән безнең пехотаның уңышлы һөҗүмен тәэмин итә. Аннан соң фин култыгы аша боз өстеннән дошман тылына үтеп, дошманның Выборг шәһәре тирәсендәге ут нокталарын юк итә, шуның белән шәһәрне алучы пехота частьларына юл ача. Әлеге сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен батарея командиры Х. Ибраһимов Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Аның батыр сугышчылары да югары хөкүмәт бүләкләре алалар.

Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк Советлар Союзы Герое Хәбибулла Ибраһимов яңадан сугышларда  катнаша. Батыр якташыбыз немец-фашист илбасарларына каршы төрле фронтларда сугыша, танкларга каршы ата торган артиллерия частьларында хезмәт итә, бронепоездлар отряды командиры, үзйөрешле артиллерия полкында командир урынбасары була.

Батырлыклары өчен сугышчан Кызыл Байрак, I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Х. Ибраһимов 1943 елда махсус курсларда укый, 1947 елда Югары бронетанк офицерлары училищесын тәмамлый. 1958 елда подполковник дәрәҗәсендә отставкага чыга, Казан шәһәрендә яши.

1975 елның 10 октябрендә вафат була. Кабере туган авылы Куныр зиратында”, диелә Гарифҗан Мөхәммәтшин төзегән “Балтач энциклопедиясе”ндә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев