Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юбилейлар

Без кискән урманнарны төясәң, ничә вагон булыр иде икән?

Чутай авылында гомер кичерүче Әминә Гайфетдин кызы Гайфетдинова февраль аенда үзенең бик матур гомер бәйрәмен – 95 яшьлек юбилеен уздырды.

Аны котларга бихисап күп якыннары, күршеләре, туганнары җыелган иде. Әминә апаны олылап район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов килде, хөрмәтле ветеранны тәбрикләп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район бүләген һәм дә чәчкәләр тапшырды. Очрашу барышында Әминә апа үзенең яшьлеген, тырышып хезмәт куйган чорларын искә алырга вакыт тапты, ветеранның һәр сүзендә бүгенге тормыштан канәгатьлек, язмышына, якыннарына рәхмәт хисләре чагылды.

– Сугыш башланганда япь-яшь кыз идем, ул көнне шатланып авыл Сабан туен үткәрергә җыелдык, бәйрәм ахырында тетрәндергеч хәбәр җиткерделәр, бар кеше аптырашта калды. Армиядә булып кайтканнарны, яшьләрне көн саен алып китә тордылар, авыл бушап калды. Аның бөтен эше дә, хезмәте дә карт-корыга, яшь кызларга, балаларга өелеп калды. Кара көздә Казан артына, окоп казырга алдылар. Ул елны бик салкын булды, декабрь-гыйнварда 30-35 градус салкын, диделәр. Хәерче киемнәр белән, кулга көрәк, лом алып, тирәнлеге-киңлеге 3 метр булган траншея казыдык, ничек исән калганны, ничек исән кайтканны үзем генә беләм. Кайткач, читкә урман кисәргә җибәрделәр. Бу урман кисү бер елда гына бетмәде әле. Кар билдән, ике куллы пычкы белән кисәбез, атлар белән өстерәтәбез, ул малкайлар ничек чыдады икән, ә?! Һәр көнне кискәнне үлчәп тапшырабыз, план үтәлмәде, дигән сүз юк иде. Без кискән агачларны төясәң, ничә вагон булыр иде, дип кайбер көнне исәпләп утырам, ди ветеран.

Районыбызның мәшһүр тарихчысы, Түнтәр авылыннан Рәфкать ага Зарипов Әминә апаның туганы булып, ул да аны котларга килгән иде. Сүзгә кушылып, ул елларда хатын-кызлар, яшь җилкәнчекләр казыган траншея «Казан каймасы» дип аталган һәм аның әле бүген дә чокырлары күмелеп бетмәгән, дип искәрмә кертте.

Әминә апаны сугыштан соң фермага эшкә кушалар һәм ул лаеклы ялга чыкканчы шунда хезмәт куя. Алай гына түгел, ялга чыккач та әле 13 ел фермадан аерылмый, сыерлар сава. Нәкъ менә шундый кешеләребез корычтай нык булып, илнең тая-нычы булдылар. «Кызыл юл» хуҗалыгы рәисе Фердинанд Хәйруллин, авыл җирлегеннән Рәхилә Гафиятуллина да Әминә апага иң изге теләкләрен ирештерде. Фердинанд Нургаянович әйтүенчә, урта буын кешеләре сезнең ничек итеп хезмәт куйганыгызны яхшы хәтерлиләр, бүгенге уңышларыбызда сезнең буынның өлеше бәһасез, дип ветеранга хуҗалыкның истәлек бүләген тапшырды.

Әминә апа гаиләдә иң өлкән бала була, алар җиде бертуган үсәләр, бүгенге көндә өчесе исән-сау, алар да бәйрәм кунаклары булдылар. Юбиляр энесенең гаиләсендә гомер кичерә һәм аларга, балаларына үзенең рәхмәт хисләрен җиткерә, һәрберсенә бәхет теләп догалар укый. Шулай бәхетле һәм сәламәт булып яшәргә язсын, Әминә апа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 95 яшьлек юбилей