Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юбилейлар

«Иделләрдә дулкын, йөрәкләрдә ялкын, сабыр итәргә кирәк»

Һәр кеше бәхет өчен туа. Ә бәхетле булу-булмау кешенең үзеннән тора. Балтачта яшәүче, шушы көннәрдә 90 яшен тутырган Тәнзилә Сабирова да шушы фикердә.

Бәхет эзләп Донбасска китә ул. Биредә гомерлек яры Мәсхүт белән очраша. Егетнең флотта хезмәт итеп,  акча эшләргә дип килгән вакыты була. Яшь гаилә 1958 елда Балтачка кайтып төпләнә, ул вакытта олы уллары Фәрит ике яшьлек була. Мәсхүт абый колхозга шофер булып урнаша. Тәнзилә апа Шәмсия балалар бакчасында тәрбияче булып эшли башлый. Бер-бер артлы балалар туа, төп нигездә яңа йорт җиткерәләр.

Юбилярны гомер бәйрәме белән тәбрикләргә район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, җирлек башлыгы Илдар Габдрахманов, «Сбербанк» җитәкчесе Ләйсән Ильясова килгән иде. Тәнзилә апага Россия Президентының Котлау хаты, район башлыгы исеменнән җылы тәбрикләүләр, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды. Әлмәт якларында туып-үсеп, яшьлеге күмер шахталарында узган юбиляр бу котлауларга бик шатланды.

– Безнең әни яшьтәшләре кебек үк ул чорның бөтен авырлыкларын, ачлыгын, ялангачлыгын авыр хезмәтен татып үсә. Яшьтән тормыш арбасына җигелүенә карамастан, ул авырлыкларга бирешмичә хезмәттән тәм, тормыштан ямь табып гомер итә. Без – биш баланы тәрбияләп, олы тормыш юлына чыгардылар, – дип сөйли кызы Фидания.

Кызганыч, бүгенге көндә ике баласы бакыйлыкка күчкән инде. Тәнзилә апа улы Фәритне, күптән түгел кызы Фәридәне югалтты.

Күпме генә сабыр булырга тырышса да, ана хисләрен яшереп кала алмады. Шул минутта телефон шалтырады. Украинада яшәүче кызы Фирая туган көне белән котлап шалтырата икән. Видеошалтырату белән аралашкач, кызын янәшәсендә үк күргәндәй булды ана, йөзләре кояштай балкыды. Йошкар-Олада яшәүче улы Фәнистән дә иртә белән үк котлаулар килеп ирешкән.  Картлык көнендә сәламәт булып,  балалар игелегендә, оныклар, оныкчыклар хөрмәтендә яшәве белән бәхетле Тәнзилә апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 яшьлек олуг юбилей

2
X