Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юбилейлар

Юлда калдырмаган кешеләрнең рәхмәте белән яшимдер

Балтач бистәсендә гомер кичерүче Шәмгун Сафиулла улы Сафинны районда белмәгән кеше бик аздыр.

Сәбәбе, озак еллар Балтач мех фабрикасында өч дистә елга якын автобус шоферы булып, аварияләрсез эшләгән данлыклы шәхес ул. Ветеранны котларга килгән район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы Илдар Габдрахманов аңа үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр, истәлек бүләкләре тапшырдылар. Һәркем белән уртак тел таба белгән, 90 яшенә аяк бас-кан ил агасы кунаклар белән аралашып, үткән тормышын искә алып утырды:

– Мин үзем Кунырныкы. Җиде балалы гаиләдә үстем. Бүгенге көндә дүртебез исән, бер-беребезнең хәлен белеп яшибез. Балачак, үсмер чаклар хезмәт белән үтте, зарланырга вакыт булмады. Эшләмәгән эш калмады инде, колхоз эшендә дә бил бөктек, урманын да кистек, төнне дә, көнне дә аерып тормадык. Хезмәттән курыкмау, тормышка ябышып яшәү безне нык булырга өйрәтте. Кешеләрне, яшәешне бик яраттым. Балаларым да бик олылап яшиләр үземне. Дәрәҗәле хезмәт урыннары сорап йөрмәдем, гади булдым. Рәхмәткә эшләгән вакытлар да аз булмады. 70-80 елларда районның мех фабрикасы гөрләп торган чагы, планнар да зурдан, эше дә күп. 500дән артык кеше эшләгән чорда 18ләп Балтач, Арча авылларыннан эшчеләр ташыйбыз. Аларны иртәнге 8гә кадәр алып килергә кирәк, 3-4 рейслар ясаган чаклар күп булды. Аның өстенә авыллардан Балтачка баручылар да, «Шәмгун абый, утырт инде», дип ялыналар иде. Кагыйдәләрне бозып булса да йөрдек, автобус шыплап тулган була иде. Шушындый ук хәл кич белән кабатлана. Автобус ватылса, эш харап, аны төнлә булса да ремонтлыйсы иде. Шул юлда калдырмаган кешеләрнең рәхмәте белән яшимдер, ди юбиляр. Бүгенге көндә ул 2 баласы, 10 оныгы, 6 оныкчыгының кадер-хөрмәтендә һәрбер көнгә шөкер итеп яши. Тормыш гел җайлы гына бармый, бергә гомер иткән, бер оешмада хезмәт куйган кадерлесе Әлфия дә бакыйлыкка хәйран алдан күчкән иде, инде юбилейлар үткәч, кызын югалту ачысын да татырга туры килде аңа. Ничек булса да яшәргә кирәк, Раббыбыз сабырлыкка чакыра, ди ул. Дөньяга таралган чирләр килгәнче, Балтач үзәк мәчетендә җомга намазаларын калдырмый идем, аннан бераз туктап тордым, менә җайлап тагын йөрим әле, бу миңа бирелгән зур нигъмәт икәнлеген аңлыйм, ди ветеран. Шәмгун аганы ихластан матур бәйрәме белән котлап, сәламәтлек, тыныч, имин көннәрдә матур итеп яшәвен телибез. Тормыш сынауларын җилкән итеп, күпләргә үрнәк булып озак, хәерле гомер насыйп булсын Сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 яшь