Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юбилейлар

Гомерләр ага су кебек, 95кә дә җиткәнмен... (фото)

Котлыйбыз!

Кенәбаш авылында яшәүче Мөнирә Мөхәммәтҗановага 95 яшьлек юбилеен билгеләп узды.

Мөнирә апаны 95 яшьлек юбилее белән Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев, район социаль яклау бүлеге Алсу Гатиятуллина котладылар. Мин исән әле, алда килеп киткәнегезгә биш ел узып та киткән, рәхмәт, онытмыйсыз, дип кунакларны каршылады Мөнирә апа. 

Район башлыгы белән колхозда, сугыш чорларында, аннан соң авыр вакытларда эшләгәннәрен искә төшереп алды, ул заманнарны да яхшы хәтерли ветеран икән ветеран. 1957 елда Кенәбаш авылы егете Шәйхетдингә кияүгә чыгуларны да хәтердән уздырды ул. Мөнирә апа 5 балага — 1 малай, 4 кызга гомер бирә, аларны тырыш, хезмәт сөючән, олыларга ихтирамлы итеп үстерәләр. Ветеран кунакка кайткан онык-оныкчыкларның һәрберсенә куанам, бәхетле булсыннар, ди.

Истәлекле бүләкләр белән аңа РФ Президенты Владимир Путинның котлау хаты тапшырылды, район башлыгының үз куллары белән тапшырган Рәхмәт хатына һәм чәчәкләргә юбилярның аеруча күңеле булды. Ветераныбызга хәерле озын гомер, сәламәтлек телибез, матур картлыгыгызның һәр көне куанычлы булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 95 яшьлек юбилей