Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юбилейлар

Нигезебезнең кояшы

Әниебез – Ситдыйкова Наилә Габделфәрт кызының 13 октябрьдә 75 яшьлек юбилее.

Әниебез – Ситдыйкова Наилә Габделфәрт кызы, 1945 елның 13 октябрендә Киров өлкәсе Пенюг бистәсендә Габделфәрт белән Гыйлмиҗамал гаиләсендә дөньга килә. Аның балалык еллары авыр урман эшләрендә катнашып үтә. Урта белемне ул рус мәктәбендә ала.

Мәктәпне бетергәч, сөт промышленносте техникумында белем ала. Техникумны яхшы билгеләренә генә тәмамлаганнан соң, Балтач якларына сөт һәм май җитештерү заводына мастер булып эшкә кайта. Бу авыр хезмәткә ул бөтен гомерен багышлый. Әниебезнең әти-әниләре Сосна авылыннан. Аларны бай нәселеннән дип авылдан чыгып китәргә мәҗбүр иткәннәр.

“Туган ягым бик сагындырса да, Балтач та мине үз итте. Эшкә килүгә кызлар белән таныштым, дусларым күбәйде. Шундый мөмкинлек биреп, ямьле Балтач якларына, тәмле сулы Соснага илтеп урнаштырган өчен язмышыма мин бик рәхмәтле!, – дип күз яшьләрен яшереп кенә сөртеп куя  сөйкемле Әниебез.

Әнине эшендә бик тә хөрмәт иттеләр һәм бик тә яраттылар. Ул беркайчан да кешегә авыр сүз әйтмәгән, ярдәм итүдән баш тартмаган, нинди генә вакытта булса да үз кул астында эшләүчеләрне сатмаган, кыерсытмаган. Җитәкчеләр арасында да абруена тап төшермәгән.

Әниебез бүгенге көндә әтиебез белән пар канатлар булып оныкларына киңәшче, без – балаларына зур терәк, олы таяныч булып торалар. Алар өебезнең яме, якты кояшы!

Сабыр, изге күңелле, нигезебезнең кояшы булган әниебез! Сине матур бәйрәмең – 75 яшьлек юбилеең белән чын йөрәктән тәбрик итәбез. Алдагы тормышыңда сәламәтлек, җан тынычлыгы белән әтиебез, балаларың, оныкларың, туганнарың янәшәсендә куанычлы, бәрәкәтле гомер итүеңне телибез.

Сине котлап әтиебез, балаларың, оныкларың һәм кода-кодагыйларың.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: күркәм юбилей