Аң бул: тәртип бозулар югалту белән тәмамлана!
Яңа елга аяк бастык. Шөкер, тәүге көннәрдә күңелсез хәбәрләр ишетелмәде. Әмма 3 гыйнвар көнне Чепья-Пыжмара юлында бер машина дамба астына китүе турында хәбәр килеп иреште.
Ашыгу, юл куймау, тәртип бозуларның ахыры кемнәргәдер зур югалтулар белән тәмамлана. Хөрмәтле райондашлар! Юлларда сак йөрик! Үзебезнең һәм якыннарыбызның тормышын куркыныч астына куймыйк!
Фото социаль челтәрдән алынды
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев