Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Балтачта яшәүче РАМИЛ МУЛЛАГАЛИ улы ГАЛИЕВның бүген күркәм юбилее!

13 февраля 2023, 11:05

1212

0

2

Балтачта яшәүче РАМИЛ МУЛЛАГАЛИ улы ГАЛИЕВның бүген күркәм юбилее!

Кадерле әтиебез! Сине 55 яшьлек юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. 55 яшь ул нибары 55 кыш, 55 җәй, 55 көз һәм 55 яз гына. Йөзләреңдә нур уйнап торганда, синең өчен ул гомереңнең җәе генә. Әле аның көзе дә, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, гел ярдәмчел, изге күңелле булып, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә. Көннәрең шатлык белән үтсен, һаман шулай безгә терәк булып, әни белән бергә сандугачлар кебек сайрашып яшәгез. Безнең туган йортыбызның яме бит сез. Сезнең ярату тулы карашыгызны күрер өчен җыелабыз. Матур итеп куанып каршы аласыз, борчылып озатасыз. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә!

Әтиебез – безнең кадерлебез,

Без бәхетле җирдә син барга!

Фәрештәләр кунсын иңнәреңә,

Туган көнең белән котларга.

Төрле чакны күргәнсеңдер, әти,

Йөрәгеңдә күптер яра да.

Киңәшчебез, терәгебез булып,

Озак яшә безнең арада.

Иң изге теләкләр белән әниебез Гүзәл, Азат-Гөлүзә, Гөлназ-Фирнат, оныкларың Әминә, Зөһрә.

Оставляйте реакции

2

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев