Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бүген хөрмәтле җитәкчебез Рәшит Мәгъсүм улы Ильясовның күркәм юбилее!

12 апреля 2022, 07:45

3549

0

0

Бүген хөрмәтле җитәкчебез Рәшит Мәгъсүм улы Ильясовның күркәм юбилее!

Заман белән бергә атлаучы, берни алдында да югалып калмаучы, һәрвакыт үз сүзе, үз уе, үз фикере булган кыю йөрәкле, изге күңелле җитәкчебез! 
Сезне ихлас күңелдән туган көнегез - гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Сезгә гомерләрнең иң озынын, сәламәтлекнең иң ныгын, бәхет-шатлыкның иң олысын телибез! Тормыш иптәшегез Резеда ханым белән, балаларыгызның игелеген күреп, оныклар шатлыгына кинәнеп, гел дә шулай күркәм гаилә булып гомер итегез. Рәхмәт Сезгә хезмәт коллективын эшле иткәнегез, хезмәткәрләрегезнең кадерен белгәнегез өчен! Сезнең кебек көчле рухлы, туры сүзле җитәкче кул астында эшләвебез белән чын күңелдән горурланабыз! 
Сездәй көчле ир-егетләр 
Яшим, диеп яшиләр, - 
Эз калдырып туган җирдә, 
Эшлим, диеп, эшлиләр! 
Сездәй көчле ир-егетләр 
Илнең кодрәте алар! 
Туганнарның таянычы, 
Гаилә шатлыгы алар! 
Юллы итә алар илне, 
Ашлы итә кешене - 
Рәшит Мәгъсүмовичка куйыйк 
Бүген иң зур Бишлене! 

Иң изге теләкләр белән “МДСУ-1” коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев