Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бүген Резеда Сәләхиевна Гаязованың күркәм гомер бәйрәме!

04 марта 2022, 07:41

1593

0

2

Бүген Резеда Сәләхиевна Гаязованың күркәм гомер бәйрәме!

Хөрмәтле  хезмәттәшебез Резеда Сәләхиевна!

Сезне олы юбилеегыз белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Сез коллективта үз эшегезне һәрвакыт зур осталык, тѳгәллек һәм күңел җылыгызны биреп башкардыгыз һәм башкарасыз. Озак еллар дәвамында район мәгарифен үстерү юнәлешендә көчегезне кызганмыйча, чын күӊелдән бирелеп хезмәт иттегез. Мәгариф бүлегендә һәм профсоюз эшчәнлегендә тырыш, төгәл, кешелекле, ярдәмчел, үткен фикерле булуыгыз белән зур ихтирам һәм хѳрмәт яуладыгыз.

 Җир йѳзендәге иң матур, иң изге теләкләрне юллыйбыз Сезгә! Кайгы-хәсрәтсез озын гомер, нык сәламәтлек, бәхет-куанычлар, күтәренке рух, балаларыгызның, оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, тормыш иптәшегез белән тигезлектә, муллыкта озын гомер кичерүегезне телибез.

Сау-сәламәт булып озак яшә,

Якыннарың  белән гел бергә.

Күңел  җылысы  белән яшәү  дәрте

Сүрелмәсен бөтен гомергә!

Тормыш юлың  әле дәвам итсен

Тукталырга сәбәп булмасын.

Тик гомернең калган баскычлары

Моң - сагышлар белән тулмасын.

Якты кояш һәрчак юлдаш булсын,

Шатлык тоеп типсен йөрәгең,

Кайгы-хәсрәт сезне урап узсын,

Кабул булсын һәрбер теләгең!

Олы ихтирам белән мәгариф идарәсе һәм “Мәктәптән тыш эшләр үзәге” коллективы

 

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев