Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бөрбаш Сәрдегәне авылында гомер кичерүче бик кадерле кешебез – әниебез Нурзидә Хөсәенованың бүген - 12 октябрьдә күркәм гомер бәйрәме

12 октября 2022, 10:11

600

0

1

Бөрбаш Сәрдегәне авылында гомер кичерүче бик кадерле кешебез – әниебез Нурзидә Хөсәенованың бүген - 12 октябрьдә күркәм гомер бәйрәме

Әниебез! Сине олы бәйрәмең 85 яшьлек юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Сиңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, шатлыклы очрашулар, көтелмәгән куанычлар һәм бәрәкәтле озын гомер телибез.

Әтиебез Хәсән белән 66 елдан артык тигез гомер итеп безнең өчен ныклы терәк булдыгыз. Төпле киңәшләрегез, җылы сүзләрегез, нурлы йөзегез өчен мең  рәхмәт сезгә. Кызганыч, сентябрь аенда әтиебез бакыйлыкка күчте. Шуңа карамастан, Ходай биргән гомереңне сәламәт булып, яшәү дәртеңне сүндермичә, күңел тынычлыгында, кайгы-хәсрәтсез, борчу-мәшәкатьсез, шатлык-сөенечләр белән, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп яшәргә язсын сиңа, Әни!

Туган көнең белән котлап,
Җыелабыз синең яныңа.
Без бәхетле туган йортыбызда,
Көтеп торган Әни барында.

Син булганда безнең тормыш матур,
Син бит безгә олы бер терәк.
Матур яшә, берүк исән-сау бул,
Син бит, Әни, безгә бик кирәк.

Иң изге теләкләр белән  балаларың Нургаян-Әлфия, Нурия-Равил, Зиннур-Әлфия, Гәүһәрия-Галинур, Габделнур-Фәрзәнә, Айрат-Энҗе, оныкларың, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев