Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бүген, 24 сентябрь көнне Яңгул авылында яшәүче кадерле кешебез ГӨЛФӘНИЯ БАГАУЕТДИНОВАга 70 яшь тула.

24 сентября 2024, 07:11

460

1

5

Бүген, 24 сентябрь көнне Яңгул авылында яшәүче кадерле кешебез ГӨЛФӘНИЯ БАГАУЕТДИНОВАга 70 яшь тула.

Гомер юлың меңнәргә үрнәк булырлык әниебез, әбиебез! Сине юбилеең белән котлыйбыз! Сиңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы телибез. 
Безне кадерләп үстереп, яратып-сөеп яшәвең өчен мең рәхмәт! Һәрчак олы җанлы, киңәшчебез, яшәү үрнәгебез булдың. Балалар, оныклар игелеген күреп, әтиебез белән тигезлектә озын-озак гомер ит. 

Үткән 70 ел гомерең,
Кешеләргә үрнәк булырлык. 
Синең соклангыч тормышың, 
Безнең өчен горурлык. 
Чибәрлекне еллар ала,
Гөлләр дә көзен сула.
Тик көзен дә табигатьнең
Үз матурлыгы була...
Картлыкның да үз яме бар
Сокланып туялмаслык.
Шундый картлыкны телибез:
Булсын яшәп туялмаслык!
Эшләгән эшләрең өчен,
Үткән елларың өчен,
Үзеңнән соң яшәп калыр
Кыз һәм улларың өчен!

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Равил, кызларың-кияүләрең, улың-киленең, оныкларың.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Котлыйм Голфэния апаны. Равил абый бн тигезлектэ, тазалыкта , балалар, оныклар хормэтендэ яшэргэ язсын Аллах Тагэлэ хэерле озын гомерлэр насыйп итсен