30 декабрь көнне Чепья авылында яшәүче Гөлфәния Фәрит кызы һәм Марсель Мансур улы Дәминовларның тормыш корып яши башлауларына 45 ел тула.
Хөрмәтле әти-әниебез! Сезне сапфир туегыз белән тәбрик итәбез.
Гадел дә сез, мәрхәмәтле дә сез,
Безгә сезнең белән бик рәхәт.
Әти-әни, барысы өчен сезгә
Әйтеп бетергесез зур рәхмәт.
Сәламәтлек ташламасын сезне
Һәрбер көнегез үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сезгә картлыкта.
Ин изге теләкләр белән балаларыгыз, кияү-киленегез, оныкларыгыз.
Нет комментариев