Яңа Салавыч авылында гомер кичерүче әниебез ӘЛФИЯ ШӘМСЕМӨХӘММӘТ кызы ГАЛИМҖАНОВАга бүген 70 яшь тулды.
Поздравления

Яңа Салавыч авылында гомер кичерүче әниебез ӘЛФИЯ ШӘМСЕМӨХӘММӘТ кызы ГАЛИМҖАНОВАга бүген 70 яшь тулды.

Сөекле әниебез! Сине туган көнең — гомер бәйрәмең белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Сиңа сәламәтлекнең иң ныгын, гомерләрнең иң озынын, бәхет-шатлыкның иң олысын телибез! Әти белән тигезлектә, ике кызыңның игелеген күреп, оныклар яратуына кинәнеп, мул, имин тормышта яшәүләр насыйп булсын сиңа, әниебез!

Теләкләрең булып торсын,
Ниятләрең чынга ашсын,
Куңелеңдәге уй-хыялың
Бәрәкәткә юллар ачсын.
Җор күңелең, тапкыр сүзең
Гомергә булды юлдаш.
Без бәхетле әле дибез,
Әти-әниле булгач.

Иң изге теләкләр белән кызларың Зөлфия-Гөлфия, киявең Фәнүс, оныкларың Иркә-Ирек, Раяз-Руслан. Әлеге теләкләргә кода-кодагыйларың да кушыла.

Нет комментариев