Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Иске Салавыч авылында яшәүче әтиебез РАМАЗАН ФӘРЗИ улы ФӘРЗИЕВның 7 июньдә 70 яшьлек юбилее

07 июня 2022, 07:47

2134

0

2

Иске Салавыч авылында яшәүче әтиебез РАМАЗАН ФӘРЗИ улы ФӘРЗИЕВның 7 июньдә 70 яшьлек юбилее

Катлаулы язмыш сынаулары аша авыр тормыш юлы үткән кадерле әтиебез Рамазан Фәрзиевны 70 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Газаплы ятимлек сукмакларыннан фәкать үзеңнең хәләл көчең белән күтәрелеп, тормышны «нуль»дән башлап, гаиләбезне бүгенге биеклеккә күтәрә алуыңа сокланабыз.

 Сөекле әтиебез! Сиңа ныклы сәламәтлек, куанычлы озын го­мер, күңел тынычлыгы, бәхетле тормыш, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыңның һәм оныкларыңның яратуын, күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп яшәвеңне телибез. Киләчәктә әни белән мул, имин тормышта, кадерле әби-бабай булып, озын-озак яшә­гез.

Синең барлыгыңны тоеп яшәү

Бу дөньяда, әти, бик рәхәт.

Кадерленең кадерлесе бит син,

Барысы өчен дә сиңа зур рәхмәт.

Син бит, әти, безнең өйнең яме,

Безнең өчен олы бер терәк.

Тыныч яшә әле, сәламәт бул,

Син бит әле безгә бик кирәк.

Иң изге теләкләр белән әниебез Гөлҗиһан, кызларың-кияүләрең Гөлия-Дамир, Гөлинә-Наил, оныкларың Данил-Мария, Алинә, Рүзәл, Рәсүл, Рәмис, Диләрә, Азамат исеменнән улың Раушан, киленең Алсу.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев