Кадерле кешебез ГӨЛСУРА ГАЛЛӘМЕТДИН кызы САБИРОВАның 3 октябрьдә 70 яшьлек күркәм юбилее.
Кариле авылында яшәүче кадерле кешебез ГӨЛСУРА ГАЛЛӘМЕТДИН кызы САБИРОВАның 3 октябрьдә 70 яшьлек күркәм юбилее.
Кадерле әниебез! Сине гомереңнең күркәм бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, тазалыкның иң ныгын, гомернең бәрәкәтлесен, бәхет-шатлыкның иң олысын телибез.
Әниле кеше – бәхетле кеше. Бөтен тормышыбызның бизәге, яшәешебезнең нуры син, әни. Мең рәхмәт сиңа, булганың өчен, кызларың-кияүләрең, оныкларыңа адым саен игелек кылганын өчен. Гомерләрең бәрәкәтле, тазалыгың нык булсын. Тормышның муллыгына, яшәешнең бәрәкәтенә кинәнгән мәлдә әтиебез Миңнехәй белән тигезлектә, балалар һәм оныклар кадер-хөрмәтендә, җан тынычлыгы, күңел көрлеге белән гомер ит.
Иң изге теләкләр белән әтиебез Миңнехәй, кызларың-кияүләрең, оныкларың, кода-кодагыйларың.
Нет комментариев