Кадерле кызыбыз ЗӘЛИЯ МАНСУР кызы ФӘЙЗРАХМАНОВАның гомер бәйрәме
Кадерлебез! Сине чын күңелебездән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлекнең ныгын, кайгы-хәсрәтсез көннәр, хәерле гомерләр телибез. Озын булсын гомерең, тыныч булсын һәрчак күңелең, бәхет чишмәләрең мул аксын, зур шатлыклар белән таң атсын.
Чәчәк бәйләмнәре бүләк итсәк,
Чәчәк бәйләмнәре корыр ул.
Йөрәк җылыбызны бүләк итсәк,
Мәңге сүнмәс, җылы торыр ул.
Бик гади син, бик гүзәл син,
Бар кешегә карата.
Шуңа күрә яше-карты
Сине бердәм ярата.
Ташламасын сине беркайчан да,
Бәхет белән тулы елмаю.
Урап үтсен сине кайгы-хәсрәт,
Ә йөзеңдә булсын куану.
Шулай ук шушы көннәрдә Илфар улыбызның да туган көне, аңа да бәхет, саулык, хәерле гомерләр, шатлык-куанычлар, әти-әни тигезлегендә яшәп, әйбәт кенә укуын телибез.
Изге теләкләр белән Фәйзрахмановлар, Яппаровлар гаиләләре
Нет комментариев