Кадерле әниебез, дәү әниебез Абдрахманова Гөлйөзем Галимулла кызының бүген 70 яшьлек гомер бәйрәме
Поздравления

Кадерле әниебез, дәү әниебез Абдрахманова Гөлйөзем Галимулла кызының бүген 70 яшьлек гомер бәйрәме

Иске Салавыч авылында яшәүче кадерле әниебез, дәү әниебез Абдрахманова Гөлйөзем Галимулла кызының 3 апрельдә 70 яшь тулган көне.

Кадерлебез! Сине шушы бәйрәмең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Син киң күңелле, ярдәмчел, туганчыл, мәрхәмәтле, кешелекле, үрнәк әни. Алдагы көнеңдә дә авыртмыйча, сау-сәламәт булып, кайгы-хәсрәт күрмичә,тазалыкта балаларыңның, оныкларыңның,оныкчыкларыңның шатлык-куанычларын, игелеген күреп, Ходай биргән гомереңне күңел тынычлыгында яшәргә язсын.

Җан рәхәте бирсен Ходай сиңа,

Тән сихәте бирсен гомергә.

Насыйп булсын сәламәтлек белән

Бергә-бергә имин яшәргә!

Иң изге теләкләр белән сине яратып балаларың, киленең, оныкларың, кияүвең, оныкчыгың һәм кода- кодагыйларың.

Нет комментариев