Кариле авылында гомер кичерүче кадерле тормыш иптәшем, хөрмәтле әтиебез Рафис Гафур улы Дәминов бүген 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Кадерлебез, ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән котлап, сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешмичә, кызыңның һәм оныгыңның игелеген күреп, рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп, тигез, матур, пар тормышта озак яшәргә насыйп булсын.
Ходай биргән олы бүләк бит ул —
Тигезлектә гомер итүләр,
Язмыш салган урау юллардан
Иңне-иңгә терәп үтүләр.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Рүзилә, кызың Резеда, оныгың Айзилә.
Нет комментариев