Хөрмәтле җитәкчебез ГОМӘР МӨБАРӘКҖАН улы ХӘСӘНҖАНОВның 60 яшьлек юбилее
Хөрмәтле җитәкчебез – «Уңыш» хуҗалыгында директор булып эшләүче ГОМӘР МӨБАРӘКҖАН улы ХӘСӘНҖАНОВның 6 гыйнварда 60 яшьлек юбилее.
Гомәр Мөбарәкҗанович, Сез Казан шәһәреннән кадәр килеп, безнең «Уңыш» хуҗалыгын банкротлык баткагыннан коткардыгыз, ничә айлар буе җыелган хезмәт хакы бурычларын түләп, үзегезне иң мәрхәмәтле җитәкче итеп күрсәттегез. Намуслы хезмәт куеп, үз һөнәрегезне яхшы белүче җитәкче буларак, хуҗалыкны алга җибәрү өчен зур көч куясыз. Менә шушы яхшы сыйфатларыгыз өчен без Сезне чын күңелдән хөрмәт итәбез.
Сезне юбилеегыз белән ихлас күңелдән тәбрик итеп, сәламәтлек һәм тынычлык, бәхет һәм шатлык, иминлек һәм уңышлар телибез. Эшләрегез һәрвакыт алга барсын, күңелегездәге мәрхәмәтлек нуры сүнмәсен, гаилә бәхетегез бөтен булсын.
Иң изге теләкләр белән «Уңыш» хуҗалыгы коллективы.
Нет комментариев