Көшкәтбаш авылында яшәүче ГӨЛНАЗ ТӘЛГАТЬ кызы НИЗАМОВАның 1 гыйнварда гомер бәйрәме — 50 яшьлек юбилее.
Без сине чын күңелдән олуг бәйрәмең белән котлыйбыз! Сиңа иң изге, иң матур теләкләребезне җиткерәбез. Сиңа саулык-сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, бәхетнең зурысын, шатлыкларның олысын телибез. Балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, абыебыз Риназ белән тигезлектә, пар канатлы булып, озын озак яшәргә язсын. Һәрвакыт шундый ачык йөзле, ярдәмчел булганың өчен сина зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Иң изге теләкләр белән барлык туганнар исеменнән килендәшең Гөлшат.
Нет комментариев