Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Күренекле шәхес буларак танылган житәкчебез Зөлфирә Фәсхи кызы Камалованың бүген 70 яшьлек күркәм юбилее.

22 февраля 2021, 15:26

3960

0

2

Күренекле шәхес буларак танылган житәкчебез Зөлфирә Фәсхи кызы Камалованың бүген 70 яшьлек күркәм юбилее.

Безнең Карадуган бакчасының беренче нигез ташларын салудан башлап, аны Республика күләмендә билгеле итүгә кадәр житәкләгән, әле дә безнең унышларыбыз өчен шатланып, урынлы кинәшләре белән ярдәм итүче, күренекле шәхес буларак танылган житәкчебез Зөлфирә Фәсхи кызы Камалованың бүген 70 яшьлек күркәм юбилее.
Коллективыбыз исеменнән Зөлфирә Фәсхиевнаны олуг бәйрәме белән котлыйбыз. Киләчәктә үтәсе елларыгызга һәм юлларыгызга яктылык, гаилә шатлыгы, балаларыгызның һәм оныкларыгызның күңел жылысын тоеп, игелекләрен күреп, сәламәтлек белән бәрәкәтле гомер кичерүегезне телибез. Гел шундый көчле рухлы, ярдәмчел, изге күңелле булып калыгыз. Безнең коллективта сез кояш нурыдай жылылык өреп, булдыра алуыбызга ышаныч тудырып, кунелебезгә педагог булырлык изге ниятләр салган кызлар һаман да сезнең кинәшләргә таянып эшләвебезне дәвам итәбез.
Теләкләрнең кайсын теләсәктә,
Аз булыр күк Сезнең хөрмәткә. 
Аяз булсын Сезнең күңел күге -
Без калабыз шушы теләктә.

Карадуган балалар бакчасы коллективы.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев