Хезмәт

Балтач районы

18+
Котлаулар

Әнисә Кәшәф кызы Хәйруллинаның 5 гыйнварда  50 яшьлек юбилее

04 января 2018, 16:21

1102

0

3

Әнисә Кәшәф кызы Хәйруллинаның 5 гыйнварда  50 яшьлек юбилее

«Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең бүлек мөдире  Әнисә Кәшәф кызы Хәйруллинаның 5 гыйнварда  50 яшьлек юбилее.

Әнисә Кәшәфовна! Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйбыз. Хезмәтебезгә ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүегезне, гаилә шатлыгы, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын! Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшегездә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сезгә. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз!

Гөрләп яшә, картаюны белмә,

Куанып яшә һәр көнгә.

Күңелең синең һәрчак шулай,

Ачык булсын һәркемгә.

 

Зур сәләтең, эш сөюең,

Гадилегең сүнмәсен.

Әйбәтлегең, игелегең,

Гомергә сүрелмәсен.

Иң изге теләкләр белән район социаль яклау бүлеге һәм «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге  хезмәткәрләре.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев