Әти! Гомер көзләреңә аяк атлаганда сиңа иң кадерле теләк — тазалык! Түгәрәк бәхетеңә, мул тормышыңа шөкер итеп, үзеңне саклап, саулыкта яшәргә язсын. Әни белән бергә туган йортыбызның җылысын саклап, капка ачып каршы алып, озак яшәсәгез иде әле. Син безнең киңәшчебез, терәгебез, иң тугры җанатарыбыз. Ә без һәрвакыт сезне куандырып, сөендереп торырга тырышырбыз!
Көчле рух, сүнмәс яшәү дәрте
Бирелгәндер сиңа тумыштан.
Әлмәндәр карт төсле ахыргача
Туймый яшә, әти, тормыштан.
Изге теләкләр белән Фаяз-Алсу, Фәнзилә-Илназ, Азалия, Азамат, Мәрьям, Инзилә, Илдан.
Нет комментариев