Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Норма авылында яшәүче кадерле әтиебез Рубин Рифкать улы Гайнетдиновның 4 декабрьдә 65 яшьлек юбилее!

04 декабря 2022, 08:00

912

0

4

Норма авылында яшәүче кадерле әтиебез Рубин Рифкать улы Гайнетдиновның 4 декабрьдә 65 яшьлек юбилее!

Кадерле әтиебез! Ихлас күңелдән сине олуг бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син олы җанлы, киң күңелле кеше, безнен таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Барлык тормыш авырлыкларын җинеп, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшәдең. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең.

Әти! Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Әти, син балаларыбызга да ягымлы дәү әти. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, без балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа!

Иң изге теләкләр белән балаларың, туганнарың, кода-кодагыйларың исеменнән улың Рөстәм гаиләсе.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев