СӘВИЯ МӨНИР кызы ФӘСЫЙХОВАның 60 яшьлек күркәм бәйрәме
Сосна авылында яшәүче кадерле әниебез СӘВИЯ МӨНИР кызы ФӘСЫЙХОВАга 13 гыйнварда 60 яшь тула.
Газизебез – Әниебез! Син безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез. Күркәм бәйрәмең белән котлап, сиңа сәламәтлекнең ныгын, гомернең озынын, бәхет-шатлыкларның иң олысын телибез. Иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе һәрчак янәшәңдә булсын.
Карашларың җылы яңгыр кебек,
Елмаюың айдан сөйкемле.
Шәфкатеңнең иге-чиге юк бит,
Кояш чәчкән нурлар шикелле.
Зәңгәр күкләр матур йолдыз белән,
Исле гөлләр белән җир ямьле.
Йолдызлардай якты, гөлдән гүзәл
Синең белән туган йорт ямьле.
Иң изге теләкләр белән әтиебез, балаларың, оныкларың.
Нет комментариев