ТӘЛГАТЬ КӘБИР улы ВАФИНның 55 яшьлек юбилее
Кадерлебез! Матур юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Син киң күңелле, олы йөрәкле кеше, гаиләдә горурланырлык әти. Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен, сәламәт бул, әниебез белән матур гомер ит, балаларыңның игелеген күреп, һәрвакыт шулай шат күңелле булып яшә.
Сиңа рәхмәт сүзен, әтиебез,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердең син безне кеше итеп,
Олы рәхмәт барсы өчен дә.
Иң изге теләкләр белән әниебез Рания, балаларың, кияү-киленең, оныкларың.
Нет комментариев