ЗӘЙТҮНӘ ХӘЛИЛРАХМАН кызы ГАЙНЕТДИНОВАның 60 яшьлек олуг юбилее
Норма авылында яшәүче кадерле әниебез ЗӘЙТҮНӘ ХӘЛИЛРАХМАН кызы ГАЙНЕТДИНОВАның 20 гыйнварда 60 яшьлек олуг юбилее.
Кадерлебез! Сине гомер бәйрәмең белән ихластан котлыйбыз. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез! Безгә күрсәткән игелекләреңне уйлап та, санап та бетерерлек түгел. Барысы өчен дә мең рәхмәт сиңа, әниебез!
Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер телибез. Кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп яшәргә язсын.
Карашларың җылы яңгыр кебек,
Елмаюың айдай сөйкемле.
Шәфкатеңнең иге-чиге юк бит,
Кояш чәчкән нурлар шикелле.
Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек үзе бәхет бит ул,
Ходай шуннан мәхрүм итмәсен!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың. Бу теләкләргә кода-кодагыйларың да кушыла.
Нет комментариев