Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Хезмәт»не балаларымны көткәндәй көтеп алам

70 яшькә кадәр шофер булып эшләп, гомуми шоферлык стажым 50 ел булды.

Апрель-май айларында «Хезмәт» һәм «Азьлане» газеталарына 6 айга язылучылар арасында Айрат Хәкимҗанов крестьян-фермер хуҗалыгы белән берлектә 20 чеби уйнаттык. Айрат Рашит улы белән икенче ел инде шулай язылучыларыбызны сөендерәбез.

Газетабызга язылучылар квитанцияләрен безгә үзләре дә китерде, почта аша да җибәрде, электрон почта аша да юллады һәм барлыгы 63 кеше чеби уйнатуда катнашты. 2 июнь көнне без озак еллар «Хезмәт» газетасын яратып укып баручы Балтач бистәсеннән Асия Сафинаны үзебезгә дәшеп, аның янында җиңүчене ачыкладык. 63 номер арасыннан Асия апа 33 номерны алды һәм җиңүчебез булып Яңгул авылыннан Рафис Гарипов танылды. Сишәмбе көнне җиңүчебезне редакциягә чакырып, аның белән танышып, Айрат Хәкимҗанов аңа сертификат тапшырып узды.

– «Хезмәт» газетасын балаларымны көткәндәй көтеп алам. «Югары уңышка» дип аталган чорыннан бирле язылабыз инде без аңа. Район яңалыкларын шуннан укып белеп торабыз. Газетада авыл кешесе, авыл хуҗалыгына кагылышлы язмаларны бигрәк тә яратып укыйм, – диде җиңүчебез. Шофер булып 50 ел эшләгән Рафис абый хезмәт юлы, гаиләсе белән дә таныштырып узды.

– Мин 1938 елның 25 июнендә, урта хәлле крестьян гаиләсендә, Яңгул авылында аваз салганмын. 1945 елның 1 сентябрендә 1 сыйныфка укырга бардым һәм сугыштан соңгы беренче чыгарылыш булдык без. 10 сыйныфны тәмамлаганнан соң, 4 еллап колхозда атта эшләдем. 1959 елда ДОСААФта шоферлыкка укып, машина йөртү таныклыгы алдым. Аннан колхозда помшофер булып эшләдем берничә ай, шул елда Минзәләгә печән әзерләргә бардык, аны әзерләп, кечкенә түкләргә түкләп, баржага төяп, Малмыжга кайтарып, шуннан машина белән авылга ташыдылар. Аннан соң инде үземә машина бирделәр. Йөк машинасы да йөрттем, әзрәк колхоз рәисе шоферы да булып эшләдем. 1998 елда лаеклы ялга туктыйсы идем, ләкин ул чактагы колхоз рәисе Равил Закиров, юк, Рафис абый, мин эшләгәндә эшлисең әле, мин лаеклы ялга чыкканда икебез бергә чыгарбыз, диде. Шулай итеп, 70 яшькә кадәр шофер булып эшләп, гомуми шоферлык стажым 50 ел булды.

1969 елда яңа ел алдыннан Шеңшеңәр кызы Гөлсирә белән гаилә кордык. Ул безнең авылда ветеринария хезмәткәре булып эшли иде. Ике бала тәрбияләп үстердек – кызыбыз Лилия һәм улыбыз Радик. Радик төп йортта төпләнеп калды, тормыш иптәше Гөлназ белән ике кыз үстерәләр. Гүзәл КФУны тәмамлап, диссертация яклап йөри, Гөлия 11 сыйныфны тәмамлап, имтиханнар тапшыру белән мәшгуль әлегә. Хуҗалык тирәсендәге бөтен эшләрне дә бергәләп башкарабыз, шулай матур гына яшәп ятабыз.

«Хезмәт» газетасы һәм Айрат Хәкимҗанов крестьян-фермер хуҗалыгы белән берлектә үткәрелгән бәйгедә җиңү Рафис абый өчен икеләтә бүләк булды дисәк тә ялгышмабыз, чөнки 25 июнь көнне ул үзенең 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Рафис абыйга сәламәтлекнең ныгын теләп калабыз, тормыш иптәше белән тигезлектә, балаларының, кияү-килененең хөрмәтен, оныкларының яратуын тоеп, озак еллар яшәргә насыйп булсын аңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев