23 апрель көнне Балтач районы ЗАГС бинасында 14 яше тулган балаларга тантаналы рәвештә паспорт тапшыру тантанасы үтте. Бәйрәмне бүлек җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова ачып җибәрде, балаларга матур теләкләрен юллап, паспорт тарихы белән таныштырды.
Әлеге тантанада район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин укучыларга Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, тарихи вакыйгалар белән таныштырды. Россия федераль миграция хезмәтчелеге идарәсенең Балтач районы буенча бүлекчәсе инспекторы Фәйрүзә Минһаҗева да балаларны әлеге истәлекле көн белән тәбрикләде, паспорт бирелү, алмаштыру тәртипләренә тукталып узды. Балтач районы яшьләр эшләре, спорт бүлеге белгече Айсылу Нуриева үзенең матур теләкләрен җиткереп, балаларга илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләде.
Нет комментариев