28 июнь — Яшьләр көне!
Хөрмәтле районыбыз яшьләре!
Хөрмәтле районыбыз яшьләре! Сезне күркәм бәйрәм — Россия яшьләре көне белән ихластан котлыйм!
Бүген сезнең көн, саф хыялларга уралган яшьлек бәйрәме. Киләчәк алдынгы карашлы, яңа идеяләр белән янып яшәүче, үз алдына куйган максатларын кыюлык белән тормышка ашырырга омтылучы креатив яшьләр кулында. Замана алга барган саен яшь буын алдында яңа мөмкинлекләр ачыла һәм шулардан дөрес файдалану өчен, сездән тырышлык та, җаваплылык та таләп ителә.
Сезнең туган төбәгебез, илебез язмышына битараф булмавыгыз, тарихыбызны, гореф-гадәтләрне саклап, хөрмәтләп яшәвегез аерым игътибарга, мактауга лаеклы. Иҗтимагый һәм сәяси тормышта актив катнашуыгыз, үз тәвәккәллелегезне җитештерү өлкәсендә, эшмәкәрлектә, фәндә, мәдәнияттә, укуда һәм спорт юнәлешләрендә дә исбатлап, күркәм нәтиҗәләр белән сөендереп торуыгыз районыбыз өчен зур горурлык. Сез, яшьләр, акыллылар, талантлылар һәм максатчаннар. Сезнең тормыш башлана гына әле, кулларыгызда күркәм киләчәккә илтүче тормыш дилбегәсе.Сезгә хыял-теләкләрегезне, максатларыгызны чынга ашыруда ныклы ышаныч, уңышлар, имин тормыш һәм өлкәннәр сүзенә дә колак салып, гомер сукмагыннан лаеклы үтүегезне телим. Бәйрәм белән!
Рамил Нотфуллин,
Балтач муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев