Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Алабуга районында фаҗига: янгында ике кеше һәлак булган

Алабуга районының Татар Дөм-Дөме авылында янгын чыгып, 65 яшьлек ир-ат һәм аның 42 яшьлек улы һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Күршеләре сүзләренчә, алар еш кына өй эчендә тәмәке тартканнар. Фаразлар буенча, бу юлы аларның саксызлыгы аркасында янгын чыккан. Янгынны күргәч тә, күршеләре 112 номерына шалтыраткан. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, ут бөтен йортны әйләндереп алган булган инде. Янгынны сүндергәндә йорт хуҗаларының мәетләре табылган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе гражданнарны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә өнди: беркайчан да яткан хәлдә тәмәке тартмаска, көл савытлары кулланырга, тәмәке төпчекләрен тулысынча сүндерергә, шулай ук янучан сыеклыклар янында тәмәке тартмаска киңәш ителә. Шулай ук ведомство торакка янгын хәбәрчеләрен урнаштырырга киңәш итә.

Чыганак:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгыннар