Авылдашыбыз, хәзерге көндә башкалада яшәүче, Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетының ветеринария Баш идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов зур күләмле, игелекле гамәл башкарды - үзенең шәхси акчасына авылыбыз зиратының капка-коймаларын яңартты.
Капканың шамаильләр белән бизәлеше дә үзгә бер ямь биреп тора. Төзелеш эшенә авылның ир-егетләренең дә көче керде. Мәңгелек йортка, ата-бабалар рухына шундый кадер-хөрмәт күрсәткәне өчен Алмаз әфәндегә һәм аның гаиләсенә барлык авылдашлар исеменнән ихлас рәхмәтебезне белдерәбез, дип хәбәр итә Алан авылыннан Хәлим Кәримов.




Хәлим Кәримов фотолары.
Нет комментариев