«Балтач» ял паркын төзекләндерү мәсьәләләренә багышланган җәмәгатьчелек фикер алышулары үтте
Җәмгыять

«Балтач» ял паркын төзекләндерү мәсьәләләренә багышланган җәмәгатьчелек фикер алышулары үтте

Паркта төзекләндерү эшләре этаплап тормышка ашырылачак

«Балтач» ял паркын төзекләндерү мәсьәләләренә багышланган җәмәгатьчелек фикер алышулары үтте.

Очрашуда киләчәккә планнар барланды: паркта 2027 елдан башлап берничә ел дәвамында масштаблы төзекләндерү эшләре башкарылачак.

Эшләр этаплап тормышка ашырылачак. Беренче этапта — фонтан тирәсен яшелләндерү һәм заманча ял итү зонасы булдыру. Хөрмәтле райондашлар! Паркның киләчәк йөзе — безнең уртак эшебез. Аны тагын да уңайлырак, матуррак һәм ямьлерәк итү өчен сезнең фикерегез бик кирәк. Нинди үзгәрешләр күрергә теләр идегез? Тәкъдим-фикерләрегезне көтеп калабыз!


парк

Нет комментариев