8 май иртәсендә Балтач бистәсе бер төркем сугыш һәм тыл ветераннарын Казанга, Татарстан Президенты Рөстәм Миниханов катнашында узачак тантаналы жыелышка озатып калды.
Районнан бу очрашуда 7 ветеран катнашачак. Чепьядан Галиев Гарифҗан, Салавыч Сәрдегәне авылыннан Гарифуллин Файзулла абыйлар сугыш ветераннары, ә Ор авылыннан Хаҗиева Маһикамал, Чутайдан Саляхова Фатыйма, Салавыч Сәрдегәненән Әлтәпова Гәсимә, Карадуганнан Самигуллин Харраслар тыл хезмәтчәннәре буларак тәкъдим ителгәннәр. Район делегациясен Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкли, аның составында район ветеранннар Советы рәисе Рифат Абдуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина да бар.
Исән-сау әйләнеп кайтыгыз, ветераннарыбыз! Бәйрәм белән Сезне!!!
Нет комментариев