«Факел» клубы хезмәткәрләре наркомания проблемаларын һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан түгәрәкләргә йөрүче балалар өчен әңгәмәләр үткәрде.
Шулай ук «Киләчәк наркотиклардан башка» дип аталган тематик ролик күрсәтеп, балаларга наркоманиянең зыяны һәм сәламәт яшәү рәвеше турында аңлатылды. Әлеге чара уен формасында үткәргәнлектән, яшүсмерләр анда бик теләп катнаштылар.


Нет комментариев