Май башында безне өстәмә ял көннәре көтә
Бу яллар Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының хезмәт календарендә каралган.
Бу айда 1 май - Яз һәм хезмәт бәйрәме, 9 май – Җиңү көне буларак эш көне булмаган яллар булып санала. Россия Хөкүмәтенең «2022 елда ял көннәрен күчерү турындагы» карары буенча шимбә, 1 гыйнвар, сишәмбе, 3 майга, ә якшәмбе, 2 гыйнвар, сишәмбе, 10 майга күчерелде.
Шулай итеп, республикада яшәүчеләр 1-3 майда һәм 7-10 майда ял итәчәк.
Чыганак: "Шәһри Казан"
Нет комментариев