Балтачлылар, татар теле өчен көрәшне үзебездән башлыйк!
Җәмгыять

Балтачлылар, татар теле өчен көрәшне үзебездән башлыйк!

Республикабызда Ана теле - Татар теле өчен кискен көрәш барган көннәрдә районыбызның бер авылындагы әлеге элмә тактасына игътибар итми кала алмадым.

Дөрес, бу элекке заманнан калган язу булуына да шигем юк. Шулай да, культура йорты дигән сүзләрне күптән, үзебезчә, саф татарча мәдәният йорты дип үзгәртергә вакыттыр бит инде. Биредә мәдәниятне, гореф-гадәтләребезне саклап калу максатыннан төрле чаралар үткәрелеп килә, шуңа да тәрбияви роле дә зур булган мәдәният йортының урысчалатып "кычкырып" утыруы күңелләрне тырнап тора. Язмабызны күрерләр, әлеге җирлеккә җаваплы кешеләр үзләрен танырлар һәм әлеге хатаны төзәтеп, Ана телебез өчен көрәштә үзләреннән үрнәк күрсәтерләр дип ышанып калам.


Татар теле

Нет комментариев