Балтачның "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Зөлфирә Камалова инициативасы белән җирлекләрдәге берләшмәләрне җитәкләүче ханымнар Болгарга сәяхәт кылды. Аларның бу теләген район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов та күтәреп ала.
- Максатым районыбыз җирлекләрендә эшләүче ак калфаклы ханымнарын үзебезнең изге җиребез Болгарга алып бару иде. Рәхмәләрнең иң олысы, әлбәттә, иганәчеләр табарга ярдәм иткән Илһам Фидаилевичка, вакыт табып сәяхәткә барырга ризалык биргән "Ак калфак"лыларга. Ни генә дисәң дә, һәркемнең йорты, гаиләсе, эше бар. Искиткеч күңелле, әһәмиятле сәяхәт булды ул, ди Зөлфирә ханым.
Сәяхәткә баручылар исә Зөлфирә апаның үзенә бик рәхмәтле. Эзләнүчән, кызыксынучан, тынгы белмәс ханым, милли гореф-гадәтләребезне саклау, аларны яшь буынга түкми-чәчми тапшыру өчен көчен һәм вакытын жәлләми ул, диләр.
Нет комментариев